Ростов-Донда Татарстан фильмнарын карарга уналтыдан артык милләт вәкиле җыелды

19 мартта «Чарли» кинотеатры көн дәвамында Татарстан фильмнарын күрсәтте.

Оештыручылар – Ростов өлкәсе «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы председателе Надия Курмакаева әйтүенчә, Татарстан киносы көне татар мәдәниятен саклап калу әһәмиятенә ия: «Мондый фестивальләр бергә җыелып, фильмнарда күтәрелгән, хәзерге тормышка кагылышлы мөһим проблемалар хакында сөйләшергә мөмкинлек бирә».

Татарстан киносы көнен ачу тантанасында Ростов өлкәсенең мәдәният һәм дин эшлеклеләре катнашты, алар арасында Ростов өлкәсе Региональ сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек итү идарәсенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре бүлеге башлыгы Игорь Перепелица һәм Ростов-Дон шәһәре администрациясенең милләтара мәсьәләләр, дин һәм казакчылык комитеты рәисе Юлия Акинина да бар иде.

Шунысы куанычлы, Ростов-Донда Татарстан киносы көне җирле татарларның гына түгел, башка милләтләрнең дә игътибарын җәлеп итте - оештыручылар залда уналтыдан артык милләт вәкиле булуын ассызыклады. Татарстан фильмнары һәр тамашачыга аңлаешлы булсын өчен, фильмнар рус субтитрлары белән күрсәтелде.

Тәкъдим ителгән фильмнар арасында Үзбәкстан кинематографистлары белән берлектә төшерелгән «Сөмбел» мелодрамасы бар иде. Кинотасмада Байрас ролен башкарган Динар Хөснетдинов чыгышы тамашачылар арасында шау-шу тудырды – алар актерны бик озак алкышладылар һәм бер-бер артлы сорауларын, теләкләрен җиткерделәр. Үз чиратында, ул оештыручыларга һәм кунакларга рәхмәт әйтте, аннан «Сөмбел» мелодрамасын төшергәндә килеп чыккан кызыклы мизгелләр турында сөйләде.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова Татарстан киносы көненә онлайн режимда кушылды. Ул тамашачыларның сорауларына экран аша җавап бирде һәм Ростовка яңа фильмнар белән килергә вәгъдә итте.

Тамашачылар Юлия Захарованың «Хәлимә» фильмын югары бәяләделәр һәм режиссерга мәктәпләрдә дини вәзгыять, персонажларның киләчәк язмышы турында сораулар бирделәр. «Чарли» кино челтәре проектын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Юлия Хашина бу фильм белән Көньяк Федераль округта һәм Ростов өлкәсендә эшләргә әзерлеген белдерде.

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмыннан соң тамашачыларның күзләре дымланды. «Мин сау-сәламәт хатын-кыз була торып та, валидол эчтем һәм еладым», - дип тамашачыларның берсе режиссерга рәхмәтен әйтте. Ханым: «Зинһар өчен, бу фильмны мөмкин кадәр күбрәк кеше күрсен", - дип теләде. «Тамашачыларның җылы сүзләре - безнең өчен иң зур бүләк", - дип җавап бирде Ягъфәров. Ул шулай ук ​​фильмның киләчәк язмышы турында сөйләде: ««Исәнмесез» кинотасмасын Самарада, Якутиядә күрсәтүләр планлаштырыла. Телеканаллар фильмны күрсәтү хокукын сатып ала", - диде ул.

«Миңа Татарстанның барлык фильмнары ошады», - дип нәтиҗә ясады Юлия Хашина.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий