Ростов-Донда Татарстан киносы көне

19 мартта Ростов-Донда Татарстан киносы көне узачак. Көн дәвамында, 12:00 сәгатьтән башлап, «Чарли» кино үзәгендә (Ростов-Дон шәһәре, Космонавтлар пр., 2/2, «Вавилон» үзәге), «Заманча Татарстан киносы» фестивале кысаларында, Юлия Захарованың «Хәлимә», Рәшит Маликовның «Сөмбел», Рамил Фазлыевның «Исәнмесез» һәм Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» кинотасмалары күрсәтеләчәк.

Фильмнарны караганнан соң, аларның иҗат төркемнәре белән online режимда аралашу планлаштырылган. «Сөмбел» фильмы турында исә төп рольне башкаручы Динар Хөснетдинов сөйләячәк, ул әлеге очрашу өчен махсус Ростов-Донга юл тота. 

Татарстан киносы көне «Татаркино» мәдәният учреждениесе, «Чарли» кино үзәге һәм «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге белән берлектә оештырыла

2022-03-17_13-53-38.png

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий