Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре

15-16 апрельдә Санкт-Петербургның күптән түгел ачылган Татар мәдәни үзәгендә Татарстан кинематографистлары төшергән фильмнар күрсәтелде. Тамашачылар «Сөмбел» һәм «Исәнмесез» кинотасмаларын бик җылы кабул итте.

«Профессиональ уеннан тыш, әлеге фильмнарның югары әхлакый дәрәҗәсен, сәнгати кыйммәтен һәм кешелеклелеген, рухиятен билгеләп үтәсем килә. Барысы да бик төгәл һәм урынлы чагылдырылган. Бу фильмнар – ул хакыйкать, аларда күтәрелгән мәсьәләләр татар халкы өчен аеруча актуаль. Мондый эчкерсез, чын, кешелекле, тормышчан кинотасмалар күбрәк булса иде»,- дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты чарага килгән Алия Ялышева.

Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәрен оештыручылар – Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ринат Вәлиуллин һәм «Татаркино» дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова Россиянең Төньяк башкаласында Татарстан фильмнарын даими күрсәтү турында килештеләр.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий