Сарманда республика киңәшмәсе

«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе район кино оешмалары җитәкчеләре һәм методистлары белән республика киңәшмәсе оештырды.

Чара 22 декабрьдә Сарман муниципаль районында район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, «Татаркино»ның фильмофонд сакчысы Рәис Садриев, шулай ук «МТД Медиа» вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмә 2022 елда Татарстан Республикасы кино учреждениеләренең эш йомгаклары буенча түгәрәк өстәл, шулай ук алдагы үсеш перспективалары турында фикер алышу белән узды.

Чарада Сарман районы кино тармагы ветераннары мактаулы кунак булдылар, аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий