Шәрм-әл-Шәехтә кино фестивале ачылышы: татар биюе мисырлылар өчен экзотика булды

Узган ялларда Шәрм-әл-Шәехтә Халыкара азиат киносы фестиваленең (SAFF) киң ачылу тантанасы узды. Тантананың махсус чакырылган кунагы – ТР Фольклор музыка дәүләт ансамбле (җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов). Татар милли җырлары һәм биюләре катнашучылар һәм кино фестивале кунаклары өчен чып-чын экзотика булды.

«Бар халыкны безнең татар биюләренең кызу хәрәкәтләре таңга калдырды, - дип бигеләп үтте Казан Халыкара мөселман киносы фестивале башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. – Ә сәхнәгә ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та чыккач, тамашачы алкошларын кызганмады инде. Шундый җылы кабул итү безнең фильмнарны карагач та дәвам итәр дип өметләнәм».

Искәртеп узыйк, Миләүшә Айтуганова SAFF фестивалендә жюри әгъзасы буларак катнаша. Татарстан делегациясенә шулай ук танылган драматург һәм сценарийлар авторы Мансур Гыйләҗев һәм ТР кинематография берләшмәсе рәисе Илдар Ягъфәров керде.

Шәрм-әл-Шәехтә узган Халыкара азиат киносы фестивалендә барлыгы 4 Татарстан фильмы тәкъдим ителәчәк: Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм Салават Юзеевның «Кое-что из ее дневника» нәфис фильмнары – бәйге программасында, Илшат Рәхимбайның «Сложный узор» документаль фильмы һәм «Овертайм» лентасы («КиноМәүлид 2018» проекты) – бәйгедән тыш программада.

Кино фестивале Мисырда 8 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий