«Спектакль уңышлы булсын өчен, премьера алдыннан әбине алып килеп өшкерткән идем»: «Кино+театр» дәвам итә

10 апрель көнне «Мир» кинотеатрында Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» исемле музыкаль комедиясенең видеоязмасы күрсәтелде. Март аеннан башлап, Татарстанда «Кино+Театр» проекты бара. Тамашачыларга Камал театрының алтын фондына кертелгән спектакльләрнең язмалары тәкъдим ителә. Шулай ук артистлар белән иҗади очрашулар да уза.

Бу якшәмбедә тамашачылар Татарстанның атказанган артисты,театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты, Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты Рамил Вәҗиев һәм Миләүшә Шәйхетдинова белән рәхәтләнеп аралаша, сорауларын бирә һәм фикерләрен җиткерә алдылар. Үз чиратларында, артистлар бик теләп әңгәмә алып бардылар.

Мисал өчен, Миләүшә Шәйхетдинова спектакльнең уңыш серен ачты: «Сез бүген күргән язмада Ләйсән Рәхимова уйный, аңа кадәр Эльвира исемле артист уйный иде, ул хәзер Финляндиядә яши. Ул шалтыраткан саен сорый: «Җанкисәккәем»не әле дә уйныйсызмы?» - ди. Уйныйбыз, дибез. Берсендә Эльвира спектакльнең әлегәчә репертуарда булуының серен ачты: «Спектакль уңышлы булсын өчен, премьера алдыннан әбине алып килеп өшкерткән идем» (көлә).

Миләүшә ханым тамашачыларның әлеге спектакльне яратып кабул итүләрен искәртте: «Уфада «Җанкисәккәем»не караганда халык елый. Алар башкача аңлый. Без артистларга тамашачыларның тәэсирләре көч бирә. Кабат-кабат уйнар өчен, бу бик зур стимул».


Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий