«Сталинград минем йөрәгемдә». Яңа Чишмә районындагы чаралар

Сталинград – ул совет гаскәрләренең чын ирлек, ныклык һәм каһарманлык билгесе.

Сталинград янында фашизм һәм фашист дәүләтен юкка чыгаруга башлангыч салына. «Сталинград» сүзен дөньяның һәр илендә беләләр. Кайберләрендә бу сүз белән урам, мәйдан һәм ял паркларын атаганнар. Бүгенге көнгәчә «Сталинград» сүзе хөрмәт һәм горурлык хисе белән әйтелә. Үтәр еллар, дистә еллар, гасырлар, ләкин Сталинград тарих битләреннән беркайчан да юкка чыкмас.

5 нче февральдә Петропавловск исемендәге авыл мәдәният йортында тарих сәгате уздырылды, ә 6 нчы февральдә район мәдәният йортында «Мин яраткан фильм» кино клубы җирле яшәүчеләр өчен «Сталинград» нәфис фильмы күрсәтүләрен оештырды. 10 нчы февральдә Горшковский исемендәге мәдәният йортында «Сталинград – безнең тарих» дип исемләнгән темалы кино дәресе үткәрелде. Дәрес барышында «Сталинград» документаль фильмы һәм «Искупление» нәфис фильмы күрсәтелде. Мондый фильмнар белән әле күптән түгел генә булган тарих батырлыгын онытмас өчен генә булса да танышу мөһим.

Гасырлар узар, ләкин данлы Ватанны саклаучыларның югалмас шөһрәте дөнья халыклары хәтерендә хәрби тарихның мисалсыз ирлек һәм каһарманлык үрнәге буларак мәңге югалмыйча яшәр.

«Сталинград» исеме безнең Ватан тарихы битләренә мәңгегә алтын хәрефләр белән язылган...

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий