Свердловск өлкәсенә янәдән Татарстан киносы көннәре кайтты

12 февральдә Свердловск өлкәсенә янәдән Татарстан киносы көннәре кайтты. Екатеринбургның кино йортында тантаналы ачылышта Татарстан кунаклары – «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, «Әпипә» фильмы йолдызлары Дилә Нигъмәтуллина һәм Рөстәм Гайзуллин катнашты. Татарстан киносы көннәре режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмы белән башланды.

Чарада мәртәбәле кунаклар – Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловск өлкәсе мәдәният министры урынбасары Роман Дорохин, «Пенетрон» компанияләр төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Игорь Черноголов да катнашты.

«Бүген бик бәхетлебез – хыялыбыз тормышка ашты! Киләсе елда Татарстан кинематографына 100 ел булачак, әмма татарча уен фильмнары әле 15 ел элек кенә барлыкка килде – ул яктан шактый яшьбез. Мин монда яшәүче татарларның безгә ышануын теләр идем», - дип шәрехләде Миләүшә Айтуганова.

«Фильм бик тормышчан, бик позитив», - ди тамашачы Айдар (45 яшь). Бу фильм авыр уйлардан арыну мөмкинлеге бирә».

Соңыннан актерлар Дилә Нигъмәтуллина һәм Рөстәм Гайзуллин чыгыш ясадылар, алар тәэсирләре белән уртаклаштылар, төшерү мәйданчыгында булган кызыклы хәлләрне сөйләделәр. Җанлы әңгәмә Рөстәмнең мәзәкләре һәм Диләнең моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Аннары чара кинотеатр фойесына күчте, анда да аралашу, фикер алышу дәвам итте – биредә тамашачылар рәхмәтләрен һәм фикерләрен җиткерделәр, автографлар алдылар һәм фотога төштеләр.

«Татаркино» шушы көннәрдә Свердловск өлкәсендә дүрт фильм күрсәтәчәк. Алар арасында Илшат Рәхимбайның «Әпипә», Рамил Фазлыевның «Сөмбел», Рәшит Маликовның «Байгал», Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» кинотасмалары бар. Татарстан киносы көннәре 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар Свердловск өлкәсенең 9 мәйданчыгында уза.

Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре ачылышыннан видео

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий