Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре

12-20 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак. Элегрәк Свердловск өлкәсендә татар киносы 2019 елда күрсәтелгән. Оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе. Барлык фильмнар да татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.

Сигез көн дәвамында тамашачылар Татарстан режиссерлары иҗаты белән таныша ала. Афишада дүрт кинотасма: «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай) «Сөмбел» (реж. Рамил Фазлыев, Рәшит Маликов), Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм «Исәнмесез» фильмнары.

Татарстан киносы көннәре 12 февральдә Екатеринбург шәһәренең «Кино йорты» кинотеатрында «Әпипә» фильмын күрсәтү белән ачыла. Ачылу тантанасында «Татаркино» директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, «Әпипә» фильмында рольләр башкаручылар – Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин һәм татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллина катнашачак.

Тамашалар Түбән Тагил, Югары Турье, Артино, Асбест һәм Артем шәһәр округларында, шулай ук Алапай һәм Аракай авылларында үтәр дип планлаштырыла. Татарстан киносы көннәрен ябу тантанасы Серов шәһәренең «Родина» кинотеатрында узачак.

ДТК 1080x1080 районы (1).jpg

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий