Төньяк башкалада Татарстан фильмнарын күрсәтәчәкләр

Дней тат кино.jpg

23-24 нче март көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан киносы көннәре узачак. Чара Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Татаркино» мәдәни оешмасы тарафыннан оештырыла.

Ике көн дәвамында петербурглылар Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең фильм-җиңүчеләре һәм Татарстан кинематографиясенең тамашачыда аеруча зур кызыксыну уяткан соңгы эшләре белән таныша алачаклар. Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан киносы көннәре программасына «Мулла» (режиссёры Рамил Фазлыев), «Байгал» (режиссёры Илдар Ягъфәров), «Осанна» (режиссёры Алексей Барыкин), «Наш проповедник» (режиссёры Мәгъди Әхмәт Али) фильмнары кертелгәннәр.

Шулай ук күрсәтүләр барышында «Мулла» фильмы режиссёры һәм фильмда баш рольне башкаручы Рамил Фазлыев һәм «Байгал» фильмында баш рольне башкаручы Ренат Галимов белән иҗади очрашулар да узачак.

Чара Журналистлар йорты (Нева проспекты, 70 нче йорт) адресы буенча уза.

Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан киносы көннәренең тулы программасы:

23 нче март (шимбә)
15.00 «Мулла» (режиссёры Рамил Фазлыев)
18.00 «Наш проповедник» (режиссёры Мәгъди Әхмәт Али, Мисыр) - XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш фильмы
24 нче март (якшәмбе)
12.00 «Осанна» (режиссёры Алексей Барыкин)
14.00 «Байгал» (режиссёры Илдар Ягъфәров)

«Мулла»
Баш каһарман Әсфәндияр абыйсы Саматтан үзе мәчет салдырган авылга мулла булып кайту тәкъдимен ала. Яшь мулланың авылга килеп төшүе хәзерге татар авылының бик күп тирән борчуларын ачып сала. Әсфәндиярга әлеге вазгыятьне хак иман һәм үз холык ныклыгы ярдәмендә үзгәртергә туры киләчәк...
Кино белгечләре билгеләвенчә, «Мулла» фильмы Ислам кануннары һәм XXI гасырда төрле рухи һәм фикер мәдәниятләренең тәэсир итү сорауларын үз эченә ала. Әлеге лента кино фестивальләрендә берничә бүләк яуларга да өлгерде. Алар арасында «Алтын сармат арысланы» бар, әлеге бүләк – XI Халыкара «Көнчыгыш&Көнбатыш. Классика һәм Авангард» кино фестиваленең төп казанышы. Шулай ук фильм яулаган бүләкләр арасында Татарстан Республикасы Президентының «Кино сәнгате өлкәсендә күрсәтелгән гуманлылык» призы, XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» номинацияләре бар. Бүгенгә кадәр «Мулла» фильмын XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале дәвамында Казан шәһәрендә яшәүчеләр, Татарстан Республикасы көннәре барышында Кыргызстан кино сөючеләре, Чиләбе өлкәсендә узган «Рәсүл укулары» катнашучылары, XIV Халыкара «Евразия» кино фестивалендә Астана кунаклары карый алды.


«Наш проповедник»

Шәех Хатәм төпле карашлары йогынты ясаган җәмгыятьтә аерылып тора. Башта ул дәүләт мәчетендә имам була, аннары телевидение йолдызына әверелеп китә. Ул анда фәтвәләр укый һәм алып бара. Мондый алым күнегелгән дин сөйләменә каршы чыга. Әллә шуңа, ләкин аның миллионлаган хөрмәтләүчеләре пәйда була. Аның телевидениедәге җаваплары зирәк акыллы һәм оста телле кешене караңгылык җирлегендә ача башлый, ә анда хакимият явызлык белән көрәшә. Хатәм катлаулы низаглар борылышында кала – аның шәхси тормышы җимерелә һәм ул дәүләт сәясәтеннән өстен калырга тели. Караңгы эшкә катнаштырганнан соң, аңа монафыйклык һәм курку дөньясында көчле көрәш оештырырга туры килә.


«Осанна»

Фильм режиссёр Алексей Барыкин җитәкчелегендәге Казан төшерү төркеме тарафыннан эшләнелгән. Ул соңгы рус императрицасының туганы - рус кенәзе Елизавета Федоровна язмышына багышлана.

Елизавета Федоровна хәйрия һәм яхшы эшләре белән танылу ала. Ул ирен үтерүчене гафу итә һәм 1918 нче елда Алапаевскта үтерелә. Соңрак Елизавета Федоровна рус халкы тарафыннан изгеләштерелә. Фильм аның үлеменә йөз ел тулуга багышланган.

Фильмда Александр Михайлов, Андрей Мерзликин һәм Илзе Лиепа сыман танылган актёрлар уйный.


«Байгал»

Яшь Галимҗан шәһәргә авылдан узган гасырның 70 нче елларында килә һәм музыка училищесына укырга керә. Анда ул бер кыз белән очраша һәм аңа гашыйк була. Алар өйләнешәләр, уллары туа. Көннәрдән бер көнне ул хатынын башка ир кочагында күреп ала һәм гаиләсен ташлап чыгып китә.

Утыз ел уза. Галимҗан карт берүзе яши. Бервакыт ул шәһәрдән хат ала: аның улын төрмәгә утыртканнар. Улын коткару эше карт өчен артык катлаулы булып чыга.Галимҗан күрәзәчегә бара. Ул картны Идел елгасы буена җибәрә. Улын коткару һәм бәхеткә ирешү өчен, Галимҗан карт Байгал балыгына чаклы йөзәргә тише...

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий