Тәтеш районында Татарстан кинематографының үсеш перспективалары турында фикер алышачаклар

19-20 июньдә “Татаркино” Тәтеш муниципаль районы кино учреждениесе нигезендә күчмә семинар-киңәшмә үткәрә. Чара республиканың 28 районыннан кино хезмәткәрләрен җыячак.

Семинар-киңәшмә программасы кысаларында 19 июнь көнне 17:00 сәгатьтә «Яңа гасыр» кинотеатрында (Тәтеш шәһәре) делегатлар кинокартиналар прокаты үсеше буенча фикер алышачак. Фильмнар 2017 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булеп биргән субсидияләр нигезендә дөнья күргән.

20 июньдә 11:00 сәгатьтә “Яңа цифралы киноҗиһаз белән эшләү, күчмә кино күрсәтүләр һәм ачык мәйданчыклардагы кино күрсәтүләр оештыру буенча тәҗрибә алмашу” темасына семинар булачак. Шулай ук «Татаркино» директоры Миләушә Айтуганова катнашындагы семинар кысаларында 2018 елның беренче яртыеллыгына муниципаль киноучрежденияләр һәм киноорганизацияләр эшенә йомгак ясалачак.

Шулай ук делегатлар өчен Тәтеш шәһәренең тарихи истәлекле урыннары буенча киң экскурсия программасы оештырыла.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий