Ташкентта татар режиссерларының фильмнары күрсәтелде

12-13 март көннәрендә Үзбәкстанда Татарстан Республикасы вәкиллеге һәм Министрлар Кабинетының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән эшләү комитеты ярдәме белән татар режиссерларының фильмнары күрсәтелде.

Татарстан Республикасының Үзбәкстанстандагы вәкиле Айдар Әхтәрев үзенең котлау мөрәҗәгатендә ике җөмһүрият арасында төрле өлкәләрдә – фән, мәгариф, сәнгать өлкәсендә мәдәни һәм гуманитар элемтәләрнең көчәюен һәм үсешен искәртте, аларның иң мөһиме – кино, дип белдерде. Үзбәкстанда Татарстан киносы көннәре һәм Татарстанда Үзбәкстан киносы көннәре регуляр рәвештә үткәрелә, татар киночылары Ташкент халыкара кинофестивалендә, үзбәк кинематографистлары Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнаша – чыннан да, елдан-ел элемтәләр ныгый.

Татарстан Республикасының мактаулы сәнгать эшлеклесе Фәрит Дәүләтшин (Үзбәкстан режиссеры, хәзерге вакытта Казанда яши) тамашачыларга үзенең «Капка», «Нуриев. Рудик» һәм «Хыял», Үзбәкстанның мактаулы артисты Галиәскәр Фәтхуллин «Дилшат Фатхуллин. Шадик» фильмнарын тәкъдим иттеләр.

Фильмнан соң иҗади әңгәмә барышында, спикерлар режиссерларның кинотасмаларның үз халкына, мәдәниятенә, милли чыгышларына мәхәббәт белән сугарылган булуын, 21 нче гасырда кешелек кыйммәтләрен саклап калу һәм яшь буынны тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Иҗади интеллигенция белән мондый очрашулар дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Үзбәкстанның Министрлар Кабинетының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән эшләү комитетының матбугат үзәге.

3961_n2064984_big.jpg
photo_2022-03-14_09-58-37.jpg

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий