Татар халкының яраткан Әлмәндәре, мөмкин хәл булып тоелмаса да, яраткан Әҗәленә әверелгән каһарманнары бар

17 апрель көнне «Мир» кинотеатрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле видеоязмасын күрсәткәннән соң, Татарстанның халык артисты Наилә Ибрагимова, Татарстанның халык артисты, 1973―2021 елларда  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге җитәкчесе, театр оркестры дирижеры, музыкант Фоат Әбүбәкеров иҗади очрашу узды.

«Ирләр елап утыра. Әлеге спектакль 600 тапкырдан артык куелды. Театр оркестры дирижеры буларак, миңа бер спектакльне калдырмыйча уйнарга туры килде. Бүген һәр сүзне, һәр репликаны яттан әйтеп утырам, сезне шулкадәр бәхетле кешеләр дип саныйм, чөнки әлеге спектакль театрның элеккеге бинасында төшереп алынган, анда акустика искиткеч иде», - дип белдерде Фоат Әбүбәкеров.

Наилә ханым да, Фоат әфәнде дә «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең үзләре өчен аеруча якын, кадерле булуын билгеләп уздылар.                   

Туфан Миңнуллин пьсесаның кереш өлешендә: «Күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм», - дип язып калдырган. Спектакль, дөрестән дә, балаларча ихлас, самими, чиста күңелле авыл картларына мәдхия сыман. Тамашачылар ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның, РСФСРнең, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровны сагынып искә алдылар һәм алар өчен башка Әлмәндәр була алмавын әйттеләр. Рабит Батулла бер мәкаләсендә: «Әлмәндәр – Шәүкәт белән Әҗәл – Шәрәфи дуэты – камилләшкән аерым әсәр, әсәр эчендә әсәр», - дип яза. Татар халкының яраткан Әлмәндәре, мөмкин хәл булып тоелмаса да, яраткан Әҗәленә әверелгән каһарманнары бар, ул каһарманнар милләтне бер итеп, бөтен итеп саклый килә.

24 апрельдә «Шулай булды шул» спектакле «Кино+Театр» проектының апрель ае тамашалары сериясен йомгаклаячак. Бу – Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган һәм видео форматында мәңгеләштерелгән тагын бер спектакль.     

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий