«ТатарКино» 2018 нче ел нәтиҗәләре һәм республикада кино өлкәсен үстерү буенча республика киңәшмәсе уздырды

«Мир» кинотеатрында республиканың район кино берләшмәләре катнашындагы еллык республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә шулай ук «ТатарКино» дәүләт оешмасы хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.

Көн кадагына түбәндәге сораулар куелган иде: оешманың 2018 нче ел эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2019 нчы ел яңалыклары һәм яңа кино продукциясе, республикада кино өлкәсе үсеше.

2018 нче ел эчендә «Татаркино» 11 оешма белән баетылды, үсеш киләсе елда да дәвам итәр дип көтелә. Киңәшмәдә яңа кино ленталарының тизерлары тәкъдим ителде: аларның чыгышы яңа елга билгеләнгән. Халыкара хезмәттәшлек тә игътибарсыз калмады: «ТатарКино» яңа елда да чит ил кинематографиясе мәйданында актив эшчәнлеген дәвам итәргә уйлый.

Кино оешмалары соравы буенча, яңа 2019 нчы елда кино өлкәсендәге яңа технологияләр белән таныштыру өчен, җирлекләрнең үзләрендә махсус семинарлар уздырылачак.

Еллык киңәшмә ахырында кино оешмаларының еллык нәтиҗәләр буенча иң алдынгы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләре республика мактау таныклыклары белән бүләкләнделәр.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий