«Татаркино» исеменә тагын бер бүләк

Бүген Рәсәй мәдәният хезмәткәрләре берләшмәсенең Татар республика комитеты «Мәдәният өлкәсенең иң иҗтимагый җаваплы җитәкчесе» бәйгесенә нәтиҗәләр ясады.

 

Бәйгедә «Татаркино» мәдәният оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова «ТР дәүләт оешмасы җитәкчесе» бүлегендә җиңү яулады.

«Бу җиңү минеке генә түгел, ә барлык «Татаркино» оешмасы хезмәткәрләренеке. Бу җиң сызганып башкарган зур эшләрнең нәтиҗәсе, һәм ул безне алга таба тагын да зур үрләр яуларга этәрер дип өметләнеп калам», - дип белдерде Миләүшә Айтуганова.

Шулай ук 2018 нче ел нәтиҗәләре буенча, «Татаркино» беренчел профсоюз оешмасын «Казан шәһәренең профсоюз хәрәкәтен ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Дәүләт бүләген кино прокаты һәм кино күрсәтү буенча «Татаркино» оешмасы җитәкчесе урынбасары Рәис Садриев кабул итте. Профсоюз оешмасы озак еллар дәвамында хезмәткәрләрнең хокук һәм кызыксынуларын яклау өлкәсендә зур эш башкарып килә.

Бүләкләүләр Рәсәй мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасына 65 ел тулуга багышланды.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий