«Татаркино» җитәкчесе Дакка Халыкара кино фестиваленең жюри составына кергән

10 нчы гыйнвардан 18 нче гыйнварга кадәр, Бангладеш башкаласы Даккада XVII Халыкара кино фестивале (DIFF) уза. «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова халыкара жюри составында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Фестиваль барышында Татарстан һәм Бангладеш арасындагы кино хезмәттәшлеге хакында әңгәмә узачак.

Бәйге программасына Юлия Захарованың «Хәлимә» фильмы кертелгән. Татарстан лентасы «Хатын-кыз кинематография әһелләре» бүлегенә теркәлгән.

Быел фестиваль барлыгы 72 илне берләштерә. Күрсәтү өчен 220 кино лентасы тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасына «Азия киносы», «Ретроспектива» (Азия, Африка, Латин Америкасы һәм Ауропа фильмнары катнаша ала), «Бангладеш панорамасы», «Дөнья киносы» (бер фильм тамашачы мәхәббәте бүләгенә лаек була), «Балалар фильмнары», «Кыска метражлы һәм ирекле фильмнар», «Хатын-кыз кинематография әһелләре» һәм «Рухи фильмнар» бәйге бүлекләре кертелгән.

Даккадагы Халыкара кино фестивале 1992 нче елдан башлап уздырыла. Әлеге чара Бангладешның иң мәртәбәле кино фестивале исәпләнә. Чараны уздыру белән Rainbow Film Society дөньякүләм танылган кино клубы шөгыльләнә. Фестивальнең төп бурычы – Бангладеш яшәүчеләрен дөньяның төрле илләрендә төшерелгән иң танылган филмнар белән таныштыру һәм Бангладеш кино сәнгатен үстерү.

Шуның өстенә, фестиваль барышында Dhaka Cine Workshop берләшмәсенең хатын-кыз кинематография әһелләре, яшь режиссёрлар, кино тәнкыйтьчеләре һәм кино журналистлары очрашулары узачак. Әлеге тантананы Бангладеш Халыкара кино тәнкыйтьчеләре Берләшмәсе үткәрә.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий