«Татаркино» «КИНО+ТЕАТР» проектын башлап җибәрә

Бөтендөнья театр көне һәм Рәсәйдә театр елы уңаеннан, «Татаркино» «КИНО+ТЕАТР» масштаблы проектын башлап җибәрә. 26 нчы март көнне 18:30 сәгатьтә проектны «Мир» кинотеатры сәхнәсендә беренче театральләштерелгән куелыш - «Дело дьяка Висковатого» спектакле ачып җибәрәчәк. Спектакль вакыйгалары зур кино экранындагы видео рәте белән тыгыз элемтәдә алып барыла.

«Дело дьяка Висковатого» спектакле Рәсәй тарихының фаҗигале һәм гаепсез онытылган шәхесе – Иван Висковатый язмышы хакында сөйли. Ул – Рәсәйнең беренче дипломатик хезмәт җитәкчесе. Нәкъ Висковатыйдан һөнәри Рәсәй дипломатиясе башланып китә. Висковатый үзенең сәяси эшчәнлеге үрендә, митрополит Макарий башлыгындагы чиркәү тирәлеге белән икона язуына кагылышлы көчле низагка керә.

«Бу сәхнә куелышы кем өчендер безнең тарихны тирәннәнрәк өйрәнү, җәмгыятебезне кешелеклерәк итү һәм тарихи вакыйгалар агышын якыннан аңлау өчен яхшы этәргеч булып тора ала», - дип белдерде Артем Силкин, Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать «Остров-град Свияжск» музей-тыюлыгы җитәкчесе, идея авторы һәм проект киңәшчесе.

Спектакльдә Искәндәр Нуриҗанов, Иван Балашов һәм Резеда Хәдиуллина катнашалар; куючы режиссёр Вероника Чепегина, текст авторы – Степан Лапшин. Спектакль «Угол» иҗат лабораториясе тарафыннан эшләнелгән. «Дело дьяка Висковатого» куелышы Бөек православие постына багышлана.

«Бу проект ел буена исәпләнгән һәм ул үз эченә әлеге ике өлкәне берләштергән чараларны ала, - дип белдерде «Татаркино» мәдәният оешмасының чаралар уздыру бүлеге җитәкчесе Светлана Говорунова. – Без «Мир» кинотеатры тамашачыларының фестиваль кинолары һәм гадәти булмаган тамашаларны күзәтергә яратканнарын беләбез. Шуңа күрә без аларны шушы проект белән таң калдырырга телибез. Проектны техник планда гаҗәп киң сурәтләнә торган спектакль ачып җибәрә: монда ут һәм тавыш җайланмалары спектакль белән үрелә, сәхнә әсәре өчен махсус партитура язылган, ә театр декорацияләрен зур экран алмаштыра».

«Татаркино» мондый чараларны ай саен уздырырга ниятли. «КИНО+ТЕАТР» проектының әйдәп барган юнәлешләре итеп зур экран кулланылган гадәти булмаган куелышлар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән иҗади очрашулар оештыру, аерым алганда, театр актёрлары, режиссёрлар белән очрашу алыначак.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий