«Татаркино» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус күрсәтүләр оештыра

Беренче декабрь Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне уңаеннан махсус декада башланып китте. Декады барышында «Татаркино» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бушлай касса фильмнарын күрсәтүне оештыра.

Күрсәтүләр «Мир» кинотеатрында һәм республика кино оешмаларында уза.

Пәнҗешәмбе, 6 нчы декабрь, 10:30 сәгатьтә «Снежная королева-3. Огонь и лед» мультфильмын карарга мөмкин.

Төрле күңелсезлекләргә тап булу — аларның гаиләләрендә күнегелгән гадәт. Үсә төшкәч, Кай һәм Герда үзгәрә төшәләр — хәзер алар дөньякүләм фаҗиганең төп сәбәпләре булачак...

Татарстан кино оешмаларындагы күрсәтү вакытын «Татаркино» оешмасының район бүлекчәләре хезмәткәрләренә шалтыратып сорарга мөмкин.

Белешмә өчен:

1992 нче елның 3 нче декабре Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне дип игълан ителә. Һәр елның декабрь ае башында Рәсәйдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы уза. Әлеге декада һәр кешегә янәшәсендә генә төрле чир һәм авыртулардан газап күргән кешеләр барлыгын һәм аларның җәмгыять ярдәменә, иҗтимагый яклауга мохтаҗ икәнлекләрен кабаттан искә төшерү өчен уздырыла.

Казанда 87 057 мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши. Шул исәптән, 917 начар ишетүче, 1090 начар күрүче, 1245 йөри алмаучы, 7 850 I группа, 42 092 II группа, 32 927 III группа мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, 4 188 мөмкинлекләре чикләнгән балалар. 1 122 мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бүгенге көндә дәүләт тәэмин ителешендә.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий