«Татаркино» оешмасында «Мөһаҗирләр» романы буенча төшереләчәк фильмга сайлап алу кастингы уза

1 нче ноябрь 10:00 сәгатьтә «Татаркино» мәдәни оешмасында (Пётр Алексеев урамы, 3 нче йорт) мәшһүр татар язучысы Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча төшереләчәк «Сафа һәм Саҗидә» фильмына сайлап алу кастингы уза. 

Иҗади төркем фильмның баш рольләренә актёрлар сайлап алуны оештыра: шартлары – 25-30 яшьтәге кешеләр, актёрлык тәҗрибәсе хуплана. 

«Сафа һәм Саҗидә» фильмы Татарстан һәм Төркия уртак иҗаты буларак бәяләнә, мондый уртак төшерү мөмкинлеге күптән түгел Истанбулда ике фестиваль – “Төрки дөнья” һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале арасындагы килешүгә кул куйганнан соң рөхсәт ителде. Фильм әлеге хезмәттәшлек дәверендә иң эре проект исәпләнә. 

«Фильмга сценарий татар әдәбиятының классигы буенча язылган. Аның буенча эш бик озак - якынча 10 ел дәвам итте. Без сценарийны төрек теленә тәрҗемә итеп, аны Төркия кино белгечләренә күрсәттек. Ул аларга бик ошады,» – дип белдерде режиссер һәм фильмның сценарий авторларыннан берсе Илдар Матуров

Сурәт вакыйгалары XVIII гасырда бара. Вакыйгалар мәхәббәт һәм психологик драманы тасвирлый, аның башлангычы рус-япон сугышына барып тоташа. 

Әлеге фильмның әһәмиятлелеген төрек режиссеры Гөлтәкыйн Бәйер дә бәяләп узды: «Безнең монда уртак авыртуыбыз, уртак фаҗигабез сурәтләнгән. Без – тамырдаш милләтләр, ул безгә дә кагыла. Мондый фильмны төшерүдә катнашу, ниндидер ярдәм күрсәтә алу – безнең өчен зур дәрәҗә». 

Быел проект Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан фильмны төшерү өчен дәүләт субсидиясенә ия булды. Төркия ягы белән дә барысы килешенгән. Мондый тәҗрибә Татарстан һәм Төркия кино белгечләренең хезмәттәшлеген алга таба тагын да арттырыр, ә Татарстан киносын яңа үрләргә күтәрер дип көтелә.

Пресс-релиз
30 Октября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий