Татарстан киносы көннәре кабаттан төньяк башкалага кайта

15 һәм 16 апрельдә 16:00 сәгатьтә Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни үзәгендә (Чайковский ур., 24) Татарстан кинематографистларының соңгы елларда төшерелгән иң популяр фильмнары - «Сөмбел» һәм «Исәнмесез» күрсәтеләчәк. Керү ирекле.

Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәрен уздыру матур гадәткә әверелде. Элегрәк төньяк башкала тамашачылары Илшат Рәхимбайның «Әпипә», Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскәровның «Мулла», Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм башка фильмнарын бәяләп өлгергән иде.

Татарстан киносы көннәре Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган чаралар кысаларында Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән уза.

Барлык фильмнар да рус һәм/яки татар телләрендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

 

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий