Татарстан киносы көннәре «Хезмәт даны шәһәре»нә юл ала

30 марттан 2 апрельгә кадәр Чиләбенең «Импульс» киноүзәгендә (ВЛКСМның 50 еллыгы ур., 16) Татарстан киносы көннәре узачак.

Тамашачыларга «Сөмбел», «Әпипә», «Исәнмесез» һәм «Инсаф» фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Татарстан киносы көннәренең тулы программасы:

Фестиваль 30 март көнне 18:30да «Əпипǝ» беренче татар мюзиклын күрсәтүдән башлана. Әлеге хатын-кызлардан гына торучы музыкаль төркемнең республика буенча гастроль турына чыгуы, көтелмәгән борылышлар һәм вакыйгаларга тап булуы турындагы комедиядә Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева, шулай ук татар эстрадасының танылган җырчылары – Фирдүс Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина һәм Фәридә Әхмәтшина уйный.

31 мартта тамашачылар «Сөмбел» фильмын карый алачак. Фильмны Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан кинематографистлары бергә төшерде.  Сюжет буенча Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк була, балалары туа. Әмма Булат аларның хисләренә хыянәт итә. Вакыт узу белән, ул үз хатасын аңлый, әмма төзәтергә инде соң. Яраткан кешесенең ялганын кичерә алмыйча, Сөмбел кечкенә улы белән Бохарага туганнары янына китә... Фильмда төп рольләрне Сабина Асанова, Динар Хөснетдинов һәм Айдар Вәлиев башкарды.

1 апрель көнне 18:30 сәгатьтә Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» драмасы күрсәтеләчәк. Кинотасмада традицион татар гаиләсе язмышы тасвирлана: гаилә әгъзалары бәйрәмнәрдә, юбилейларда очраша, бер-берсенә яхшы сүзләр, вәгъдәләр әйтә һәм һәркайсы үз тормышларын кайгырта. Туганнарының берсе авырып китә һәм бөтен гаилә бердәмлеккә, киң күңеллелеккә, ярдәмчеллеккә сынала.

2 апрельдә 13 сәгатьтә Чиләбедә Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» исемле балалар  фильмы күрсәтеләчәк. Картина Татарстан прозаигы Рабит Батулланың «Кичер мине, әни» әсәре буенча төшерелгән. Сюжет буенча, яшүсмер Инсаф лотереяда зур суммада акча ота. Бу яңалыкны белеп алгач, кайчандыр аны олы апасы Минзифәгә ташлаган Дилфүзә әнисе авылга кайтып, улын кире үзенә бирүләрен сорый. Лоторея акчасы турында ишеткәч, Инсаф янына әтисе – аферист Кирам да килә. Төп герой өч ут арасында кала. Нәтиҗәдә, егет гадәти булмаган карар кабул итә.

Барлык фильмнар да татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.

Билет бәясе 100 сум.

Билетларны 8 351-721-04-34 телефоны буенча броньларга мөмкин.
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий