Татарстан киносы Россия буйлап сәяхәтен дәвам итә

Татарстан фильмнары Саратов һәм Ростов-Донда күрсәтеләчәк.     

11 һәм 12 мартта Саратов шәһәренең Кино йортында (Октябрь ур., 43) Татарстан киносы көннәре уза. Чараны 18:00 сәгатьтә Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмы ача.

Тамашачыларны сәламләү өчен Саратовка Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин юл тотты. Кино йортында «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай), «Сөмбел» (реж. Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев), «Исәнмесез» (реж. Илдар Ягъфәров) фильмнары күрсәтеләчәк.

Шулай ук Татарстан киносы көне Ростов-Донда 19 мартта узачак. Көне буе, 12 сәгатьтән башлап, Чарли кинотеатрында (Ростов-Дон шәһәре, Космонавтлар пр., 2/2, «Вавилон» үзәге), «Заманча Татарстан киносы фестивале» кысаларында, Юлия Захарованың «Хәлимә», Рәшит Маликовның «Сөмбел», Рамил Фазлыевның «Мулла» һәм Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмнары күрсәтеләчәк. Чара «Татаркино» мәдәният учреждениесе тарафыннан «Чарли» кино челтәре белән берлектә оештырыла.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий