Татарстан Республикасының мәдәният министры: «Кинематограф өлкәсен үстерү өчен, дөньяга ни әйтергә теләвебезне аңларга тиешбез»

Бүген "Смена" үзәгендә Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.

Министр күп четерекле сорауларга кагылып узды һәм мәдәният өлкәсендә кинематограф сәнгатенең үсеш юлларын билгеләде, шулай ук Казан кино фестиваленең киләчәге хакында да бәян итте. «Кинематограф өлкәсен үстерү өчен, дөньяга ни әйтергә теләвебезне аңларга тиешбез. Бүгенге көндә без, мисал өчен, мөселман киносы фестиваленең сыйфатын арттыру өстендә эшлибез. Аның башка кино фестивальләреннән аерып торган билге-үзенчәлекләрен эзлибез,» – дип җавап бирде Ирада Әюпова.

Мәгълүмат чаралары вәкилләре министрдан милли киноның үсеш юллары хакында кызыксындылар, шулай ук Голливуд фильмнарын татарчага тәрҗемә итү буенча эш башкарыламы-юкмы икәнлеген сорадылар. Ирада Әюпова мәгънәнең тамашачыга җиткерелә алуын мөһим үзлекләрдән күрә: «Кино, беренче чиратта, «Без нәрсә дип әйтергә телибез?” һәм “Без әлеге фильмнан нәрсә көтәбез?” сорауларына җавап бирергә тиеш. Кинематографның үсеше булырга тиеш. Һәрвакыт булырга тиеш. Фильм төшерү өчен без чит кино төшерүчеләрне, чит режиссерларны чакыра алабыз, ләкин без үз белгечләребезне үстерә белергә тиеш. Кыска метр бүген зур үсеш ала, аны да үстерергә кирәк. Болар – киләчәк өчен ныклы җирлек».

Чит ил фильмнарын татар теленә тәрҗемә итүне Ирада Хафиҗан кызы «мәгънәсез ләззәт» дип атады: «Аларның күп кенә билгеләр буенча таләпләре бик югары. Нигә без чит ил фильмнарын тәрҗемә итәргә тиеш? Үз фильнарыбызны үстерү кирәк һәм аларны бар дөньяга билгеле итү мөһим».

Мәдәният министры мондый очрашуларны өч айга бер оештыру фикере белән чыкты. «Мондый борчулы мәсьәләләрне ешрак очрашып хәл итү мөһим,» – дип билгеләп узды ул. Мәгълүмат чаралары вәкилләре әлеге фикерне якладылар.

Пресс-релиз
12 Октября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий