Татарстанда беренче тапкыр Бүрәт киносы көннәре уза

9 нчы һәм 10 нчы апрель көннәрендә Казанда беренче мәртәбә Бүрәт киносы көннәре узачак. Чара февраль аенда зур уңыш белән узган «Улан-Удэда Татарстан киносы көннәре» мәдәни чарасына җавап йөзеннән үткәрелә. Бүрәт киносы көннәрен оештыручы булып, Татарстан Республикасы кинематография берләшмәсе һәм аның рәисе Илдар Ягъфәров ярдәме һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бүрәт Республикасы кинематография берләшмәсе булышлыгы белән «Татаркино»мәдәният оешмасы чыгыш ясый.

Күрсәтүләр «Мир» кинотеатрында (Достоевский урамы, 30 нчы йорт) узачак. Керү бушлай.

16+


Бүрәт киносы көннәренең программасы:


9 нчы апрель
18:30 «Байкальские каникулы-2»
20:20 «Стоп! Снято! На Байкал!» 

10 нчы апрель
18:30 «По совести»
20:20 «Головар» 

***
«Байкальские каникулы-2» (реж. Михаил Козлов, 2017)

Байкал буенда төшерелгән вакыйгалар Коля исемле малай тирәсендә бара. Кайчандыр ул узындырылган һәм тәрбиясез малай була. Бервакыт ул «Байкал дулкыннары» балалар лагеренда ял итә һәм гаҗәп төстә үткәнгә килеп эләгә. Анда малай чын дуслыкның һәм беренче саф мәхәббәтнең нәрсә булуына төшенә. Менә ул быел тагын шул ук лагерьгә барырга була...


«Стоп! Снято! На Байкал!» (реж. Михаил Козлов, 2016)

Бу чын дуслык, мәхәббәт һәм якыныңа чын күңелдән ярдәм итү турында мавыктыргыч тарих. Алар башкаладан читтә яшиләр, эш белән ялны берләштерергә омтылалар һәм безнең илнең чын матурлыгын күрсәтергә телиләр.

«По совести» (реж. Евгений Сергеев, 2019)

Гаделсезлеккә каршы көрәш барышында, баш каһарман озак вакытка төрмәгә килеп эләгә һәм аның катлаулы эчке низагы башлана. Каһарман зур сайлау алдында кала: нәрсә мөһимрәк – вөҗданмы, әллә эчке карашлармы...


«Головар» (реж. Ю. Ботоев, 2018)

Көйле тормыш, уңышлы уңай бизнес – бер фаҗигале хәлгә килеп эләккәнче болар барысы да баш каһарманда була. Хакимиятне дә сатып ала алган кеше берничә очраклы вакыйгалар тезмәсе алдында көчсез булып кала. Якын кешесен югалткач, ул башсыз адымга барырга карар кыла...

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий