Татарстанда беренче тапкыр Документаль кино көннәре узачак

Фильмнар Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республика районнарында күрсәтелер дип көтелә.

«Мир» кинотеатрында документаль картиналар – 1-3 мартта, республика районнарында исә 2022 елның беренче яртыеллыгында тәкъдим ителәчәк. Документаль кино көннәре 1 мартта 18.30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында ачыла.

Әлеге уңайдан оештырылучы альманахлар «Яшь документаль кино», «Татарстанның мәшһүр эшлеклеләре», «Сәнгать турында» дигән тематикаларга бүленәчәк.

Бу көннәрдә тамашачылар авторларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала – сеанслардан соң иҗади очрашулар үткәреләчәк. 

Дни док кино 110х180 curve view copy (2).jpg
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий