Татарстанда «Кино плюс театр» акциясе дәвам итә

Татарстанда «Кино плюс театр» акциясе дәвам итә. 20 март көнне Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында тамашачыларга «Хуҗа Насретдин» комедиясе күрсәтелде.

Проект Казанда 6 март көнне осетин драматургы, актер һәм режиссер, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Георг Хугаевның режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән атаклы «Кара чикмән» спектакль белән ачылган иде. Ай дәвамында һәр якшәмбе саен татарстанлыларның Камал театрының хәзерге көндә репертуарда булмаган иң яхшы спектакльләрен күрү мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция кысаларында спектакльләр генә күрсәтелеп калмый, Камал театры артистлары белән иҗади очрашулар да уза. Мисал өчен, «Хуҗа Насретдин» комедиясеннән соң тамашачылар Татарстанның атказанган артистлары Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Җиһаншин, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин белән җанлы әңгәмә алып бардылар.                                          

Спектакльдә Хуҗа Насретдинны уйнаган Фәнис Җиһаншин персонажының тасвирлама буенча үзенә бөтенләй туры килмәвен әйтеп үтте: «Безгә төрки халыкларның төп әдәби каһарманы булган Хуҗа Насретдин төрле әсәрләр, фильмнар аша таныш. Мин аны кечкенә генә буйлы, сакаллы, корсаклы, Илдар абый кебегрәк (авт. шаярып Илдар Хәйруллинга күрсәтә) итеп күзалдыма китерәм. Ләкин без аны үзебезнең татар дип, Болгар шәһәрендә яшәгән, озын буйлы булган, 40 яшьне узган, дип фаразладык».

aba3fb21-1ad2-4bcf-b6a8-9ec56f1cae93.jpg

Дөрестән дә, Хуҗа Насретдин – мөселман көнчыгышының танылган фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Аның чынбарлыкта яшәгәне әйтелсә дә, әлегәчә җитди дәлилләр табылмаган. Безгә таныш Хуҗа Насретдин мәзәкләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында аеруча киң таралган.

«Спектакль «Хуҗа Насретдин» дип аталса да, сәхнәләштерелгән әсәрдә төп герой булып халык тора», - дип өстәде Фәнис әфәнде.

Хуҗа Насретдин образының мәҗбүри юлдашы – аның ишәге. Спектакль Камал театры сәхнәсенә тере ишәк чыгуы белән дә халыкның хәтеренә кереп калды.                                                                                                     

Тамашачылар артистларга төрле сораулар бирделәр, иҗат процессы белән кызыксындылар. Мисал өчен, режиссер фикере бердәнбер хәлиткеч фикерме дигән сорауга Миләүшә Шәйхетдинова болай дип җавап бирде: «Режиссер үз фикерен, үз концепциясен безгә – артистларга аңлата. Аңламаган очракта, аңа сораулар бирә алабыз. Артист белән режиссер персонажны төрлечә күргән, бәхәсләшкән чаклар да була. Баш иеп кенә басып тормыйбыз, шулай да моны җитди талашу дип аңларга кирәкми».

«Безнең эштә бик еш шундый күренешкә тап булганым бар: драматург пьесасын алып килә, ул бөтен коллективка тәкъдим ителә. Бөтен кеше каршы килгән, кабул итмәгән чаклар була. Арадан бер кеше әлеге әсәрнең өметле булуын аңлап ала һәм яклап чыга. Нәтиҗәдә, чыннан да, сүзләре рас килә», - дип өстәде Илдар Хәйруллин.

Март аеның соңгы якшәмбесендә – 27 март көнне тамашачыларга «Ханума» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль Кавказдагы иң хәйләкәр, тапкыр һәм зирәк яучы Ханума турында. Ул теләсә кемне өйләндерә һәм кияүгә дә бирә ала. Шәһәрдәге бер генә туй да Ханумадан башка узмый. Бу җырлы, биюле комедиядә Камал театрының иң танылган артистлары: Равил Шәрәфи, Рузия Мотыйгулла, Зөлфирә Зариф, Наилә Гәрәй, Гөлсем Исәнгулова, Илтөзәр Мөхәммәтгали, Радик Бариев һәм башкалар катнаша.

«Кино плюс театр» акциясе апрель аенда да дәвам итә. Спектакльләр расписаниесын һәм иҗади очрашуларга киләчәк артистлар турында тулырак мәгълүматны безнең сайттан күзәтеп барыгыз.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий