Татарстанда Төрки кино көннәре узачак

«Татаркино» оешмасы Төркия консулы инициативасы белән 13-18 майда Казанда Төрки кино көннәре уздыра. Барлык фильмнар «Мир» кинотеатрында (Достоевский ур., 30) күрсәтеләчәк.

Төрки кино көннәренең тантаналы ачылышы 13 май 16:30 сәгатьтә узачак. Чарага Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстанда яшәүче төрки халыклар диаспоралары вәкилләре чакырылган.

Төрки кино көннәре программасына Төркиядә, Казахстанда, Азәрбайҗанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Саха (Якутия) Республикасында, Хакасиядә һәм Татарстанда төшерелгән иң яхшы фильмнар кергән. Программадагы кайбер фильмнарга Казан халыкара мөселман киносы фестивале бүләкләре тапшырылган.

Төрки кино көннәрен 13 майда 16:30 сәгатьтә режиссер Митсутоши Танакның «Эрутгул 1890» төрек-япон кинотасмасы ачачак. Фильм Япония белән Төркия арасындагы дуслыкны ныгыткан ике тарихи вакыйгага бәйле: 1890 елда Япония ярлары янында «Эртугрул» төрек фрегатын батыру һәм 1985 елда Ираннан Япония гражданнарын эвакуацияләү.

Шул ук көнне 19:30 сәгатьтә Казахстан режиссеры Фәрхәт Шәриповның «Схема»сы күрсәтеләчәк. Бу фильм – Казан халыкара мөселман киносы фестивален шаулаткан «18 килогерц» трилогиясенең икенче өлеше. Үзенең яңа хезмәтендә режиссер хәзерге дөнья шартларында яшүсмерләр арасында наркомания темасын күтәрә.

Төрки кино көннәрендә Татарстан Марина Мусиенко һәм Наталья Панкратованың «Мин сине сагынам» дигән кинотасмасы белән тәкъдим ителәчәк. Продюсер Татьяна Мерзлякова фильм турында болай ди: «Әлеге хезмәттә безнең тарих тасвирлана. Фильм якташларыбызның батырлыгы, каһарманлыгы турында. Авыр чакларында якыннарына да,чит кешеләргә дә ярдәм кулы сузучылар хакында». Кинотасманы 15 май көнне 14:00 сәгатьтә карарга мөмкин.

Төрки кино көннәре 18 май көнне 18:00 сәгатьтә Госман Сынавның «Озын тарих» ы белән тәмамланачак. Фильм 70нче елларда Болгариядән Төркиягә килгән Алиның тормыш юлы турында.

Төрки кино көннәренең тулы расписаниесе белән монда танышырга мөмкин. Билет бәясе 100 сум, аларны «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында сатып алырга була.

 Дни тюркского кино 2.jpg

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий