Татарстанның «Мулла» һәм «Байгал» фильмнары Казахстанның Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестиваленең төп бәйгесендә тәкъдим ителәләр

Бу көннәрдә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә XIV Халыкара Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестивале уза. Фестивальнең төп бәйгесендә бүләкләр өчен Татарстанның «Мулла» (режиссерлары Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров) һәм «Байгал» (режиссеры Илдар Ягъфәров) фильмнары көрәшә.

Кино тантанасында Татарстан фильмнарын «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм Татарстан кинематография берләшмәсе җитәкчесе Илдар Ягъфәров тәкъдим итәләр. Шулай ук фестивальнең мактаулы кунаклары исемлегендә Татарстан кино сөючеләренә яхшы таныш шәхесләр бар: төрекмән кино режиссеры Хуҗаколый Нәрлиев, танылган төрекмән актрисасы Мая Әймәдова, әфган режиссеры Ситдыйк Бармак һәм азәрбайҗан кино белгече Уктай Миркасыйм.

Биш көн дәвамында тамашачыларга хәзерге дөнья һәм үз иленең асыл кино үрнәкләре тәкъдим ителә. Бәйге программасы өч өлештән тора. Аларның һәрберсе Шәкен Әймәновның танылган фильмнары исеме белән аталганнар. Кино фестивале тарихында беренче тапкыр «Әтиләр җире» («Земля отцов») бүлеге эшли башлаган. Бүлеккә «Мулла» һәм «Байгал» фильмнары теркәлгән. Әлеге бүлек махсус рәвештә төрки илләр һәм төбәкләр өчен оештырыла.

Тантана кунагы Миләүшә Айтуганова хәбәр итүенчә, кино күрсәтү һәм иҗади очрашулар уздырулардан тыш, фестиваль барышында Татарстанның кино сәнгатен үстерү буенча берничә бик мөһим чаралар да каралган.

«Фестиваль барышында, төрки киноны үстерүгә багышланган зур исәптәге махсус очрашулар, фикер алышулар һәм түгәрәк өстәлләр уздырыла. Аерым фестиваль көне Чыңгыз Әйтмәтовның тууына 90 ел тулуга багышлана. Бу шулай ук мөһим. Тагын бер мөһим хәбәр: Казан Халыкара мөселман киносы мисалы үрнәгендә, Халыкара Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестивале берничә кино форумнары белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзергә булды. Алар арасында Казан Халыкара мөселман киносы беренчеләр рәтендә тора».

Быел Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестиваленә барлыгы дөньяның 90 иленнән 300гә якын гариза кабул ителгән. Тамашачы һәм хөкемдарлар игътибарына аларның 45е генә барып җитәчәк. Менә XIV Халыкара Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестиваленең нәтиҗәләренә килгәндә, алар 21 нче ноябрь көнне фестивальнең зур ябылу тантанасында игълан ителәчәкләр.

 

Белешмә өчен

 Шәкен Әймәнов исемендәге кино фестивале беренче мәртәбә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә 2003 нче елда «Шәкен йолдызлары» исеме астында уза. 2013 нче елда әлеге фестиваль үз эшчәнлеген туктата. 2015 һәм 2016 нчы елларда кино фестивален «Евразия» фестивале белән берләштерәләр. Узган елда ул уздырылмаган. Быел Халыкара кино фестивале яңа исем белән эшли башлады.

Кино фестиваленең төп бурычы – кино сәнгате осталары белән тулы нигезле тәҗрибә алмашу һәм төбәкләрдә кино сәнгатен үстерү.

Фестивальнең генераль директоры Йөрмәк Торсынов кино форумы хакында түбәндәге фикердә: «Безнең фестиваль өстәмә купшылык һәм артык ялтыравыктан азат, чөнки ул – «эшче» фестиваль. Без кунаклар буларак бүгенге көндә кино өлкәсендә чын-чынлап эшләүче белгечләрне чакырдык. Хәзер беркайчан да туплардан атып карамаган генераллар заманы килеп җитте. Ул кешеләр чокырларда утыра, ә болары – чын «солдатлар» Шунысын тәгаен ышандырып әйтә алам: фестивальдә чын кино күрсәтеләчәк».

Пресс-релиз
20 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий