Уфада Татарстан киносы көннәре узды

«Татаркино» оешмасы 25-27 мартта Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Уфада Татарстан киносы көннәрен уздырды.

Уфаның «Родина» кинотеатрында башкорстанлыларга «Мулла» (реж.Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров), «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай) һәм «Сөмбел» (реж.Рамил Фазлыев, Рәшид Мәликов) фильмнары тәкъдим ителде. Иң сөенечлесе – залда алма төшәрлек тә урын булмавы, тамашачыларның җылы кабул итүе.

25 мартта Татарстан киносы көннәренең тантаналы ачылышында Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, «Башкорстан» киностудиясе директоры Юнир Әминев, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова чыгыш ясадылар.

Юнир Әминев әлеге чараның көтеп алынган һәм кадерле булуын билгеләп үтте һәм май аенда Татарстанда узучы «Панорама» фестивале кысаларында Башкортстан киносы көннәре узачагын хәбәр итте: «Кунак ашы кара каршы, диләр бит, насыйп булса май аенда татарстанлыларга башкорт фильмнарын күрсәтәчәкбез. Чараны оештырган өчен ике республиканың да мәдәният министрылыгына үз исемемнән дә, тамашачылар исеменнән дә рәхмәтемне җиткерәм һәм алдагы елларда тәкъдим ителәчәк фильмнар тагын да күбрәк булыр дигән теләктә калам».

Татарстан киносы көннәренең иң кадерле мизгелләре – иҗади очрашулар, фикер алышулар, җанлы әңгәмә. 25 мартта тамашачылар белән «Әпипә» фильмында төп рольләрнең берсен башкарган         Резедә Сәләхова аралашты. «Сәхнәдә тамашачы алдында без барыбыз да матур, елмаеп торабыз, матур күлмәкләр киябез. Ә бит тормышта күңелебездә нәрсә кайнаганын тамашачы белми. Фильмның төп максаты да менә шушы иде. Бүген «Әпипә»не кайнар алкышлап, җылы кабул итүегез өчен рәхмәт! Сезне гүзәл Казаныбызда кунакка көтеп калам!» - диде ул иҗади очрашу барышында.

26 мартта Уфа халкына «Мулла» фильмы күрсәтелде. Фильмнан соң тамашачылар продюсер,  «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтугановага уй-фикерләрен, сорауларын җиткерделәр.
«Уфада Татарстан киносы көннәре мондый зур масштабта  беренче тапкыр үткәрелә, элегрәк берәр фильм белән генә килә идек. Әлеге чара матур традициягә әйләнер һәм ел саен сезнең белән күрешә, аралаша алырбыз, дигән өметтә калам» - дип сәламләде "Родина" кинотеатрына килгән башкорстанлыларны Миләүшә Ләбибовна.

27 мартта уфалылар Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Сөмбел» фильмын карап тәэсирләнделәр. Премьерага язучының классташы, якын дусты Тәрҗимә Фазлетдинова да килгән иде: «Мин әлеге әсәрне иң беренчеләрдән булып укучы кеше. Турысын әйтәм, кинодагы һәм китаптагы Сөмбел бер-берсеннән аерыла. Шулай да авторның уй-фикерләре халыкка җиткерелгән. Сокландыргыч, шәп фильм!».

Залда утырган хатын-кызлар иҗади очрашуда Байрас ролен уйнаган Әлмәт Татар дәүләт театры артисты Динар Хөснетдиновка сорауларын гына биреп калмадылар, соклануларын да, теләкләрен дә җиткерделәр.

Үз чиратында Динар «Сөмбел» фильмының халыклар арасында дуслык күперен ныгытуын ассызыклады һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде: «Сезнең: “Ни өчен фильмда өч телдә сөйләшәләр?” – дигән сорауга җавап бирим әле. Тормышта да бит русча да, татарча да сөйләшәбез. Әлеге кино шуның белән кадерле, ул өч милләтне берләштереп, дуслык күпере төзи. Гомумән, Татарстан киносы көннәренең дә максаты милли кинокартиналарны популярлаштыру гына түгел, ә төбәкләр белән дустанә мөнәсәбәтләр дә урнаштыру бит».

Татарстан киносы көннәре 3-8 апрельдә Ханты-Манси округында дәвам итәчәк. Кагалым, Покачи, Нижневартовск шәһәрләрендә «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнарын күрсәтеләчәк.

9-10 апрельдә шушы ук фильмнарны Омск шәһәрендә карарга мөмкин.

29-30 апрельдә Татарстан киносы көннәре Санкт-Петербургта дәвам итәчәк.

Татарстан киносы көннәре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла.
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий