«Урал халкы өчен татар киносын карау – бәйрәм»: Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узды

17-18 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узды. Урал тамашачысына шушы көннәрдә V Әл-Айн халыкара кинофестивалендә (БГӘ, Абу-Даби) жюри тарафыннан бүләккә ия булган «Тарлан» фильмын режиссер Юлия Захарова тәкъдим итте.

«Тарлан» ның дөньякүләм премьерасы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узды – картина «Тулы метражлы уен фильмнары» конкурс программасына керде. Тамаша аншлаг белән узды, кинотасма тамашачыларның югары бәясен алды һәм нәтиҗәдә «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек дип табылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Тарлан» бик күп фестивальләрдә катнашырга өлгерде. Мәсәлән, ул төрки дөньяның «Коркут Ата» халыкара кинофестивалендә, ICAFF filming award (Көньяк Корея), 18 нче «Popoli e Religioni — Terni Film Festival» (Италия, Терни), 21 нче Imagine India film festival (Испания, Мадрид), TIBURON International Film Festival (АКШ), 28 нче халыкара «Листопад» кинофестивале, Алма-Атаның 10 нчы «Бастау» этномәдәни фильмнар фестивале, DIFF (Бангладеш, Дакка) кинофестивалләренең конкурс программасына керде. Париждагы Казахстан киносы фестивалендә режиссер Юлия Захарова яшь кинематографист буларак бүләкләнде.

Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиле урынбасары, «Урал татарлары» конгрессы идарәсе рәисе урынбасары, «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина чара турында хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Свердловск өлкәсендә Татарстан киносын көннәрен уздыру матур гадәткә әверелде. Чараның ачылышы Екатеринбургның «Дом кино» кинотеатрында узды. Икенче көнне «Тарлан» Югары Пышма шәһәренә юл алды. Башка елларда Татарстан киносын көннәре өчен кечкенә зал бирелсә, быел, тамашачылар күп булу сәбәпле, фильм зур залда күрсәтелде. Урал халкы өчен татар киносын карау – бәйрәм, фильм башлануын фойеда гармуннар белән җырлап, аралашып, сөйләшеп көттеләр».

Ул шулай ук тамашачыларның Юлия Захаровага шактый күп сорау бирүен билгеләп үтте. «Моңарчы тамашачылар аның кадәр сорау яудырмыйлар иде. Режиссер белән аралашу халыкка киноиндустрия серләрен ачты. Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәрен уздыру дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз», - дип өстәде.

 

WhatsApp Image 2023-02-19 at 13.32.09.jpeg31f9ad92-719f-49a8-9497-d9758fea3109.jpg4d7f5c6b-ca03-4cdb-81a0-deaaf4042355.jpg

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий