Урта Уралда Татарстан киносы көннәре узды

imgonline-com-ua-Resize-RcE8aJTldyfz110423.jpg
  10 көн эчендә фильмнарны Свердловск өлкәсенең 10 кинозалында 600дән артык тамашачы карады.

Фильмнар Екатеринбургның Кино йортында, шулай ук Югары Пышма, Арти, Түбән Тагил, Алапай, Верхотурье, Реже, Буланаш, Асбест һәм Серов шәһәрләрендә күрсәтелде. Катнашучылар арасында «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә ачылган сигез кинозал да бар.

«Татарстанскому кинематографу в следующем году исполнится 100 лет, но игровое кино зародилось всего 15 лет назад. Мы только в начале пути, и мне очень хочется, чтобы татары, которые живут на Урале, наши соотечественники, поверили в нас», - сказала на открытии проекта директор «ТатарКино» Миляуша Айтуганова.

«Киләсе елда Татарстан кинематографына 100 яшь тула, әмма татарча уен фильмнары нибары 15 ел элек барлыкка килде. Без әле юлның башында гына, Уралда яшәүче татарларның, ватандашларыбызның безгә ышануын телим», - диде проект ачылышында «ТатарКино» директоры Миләүшә Айтуганова.

imgonline-com-ua-Resize-zzEBfs1ku6fx110432.jpg

Элегрәк татар киносы Свердловск өлкәсендә 2019 елда күрсәтелгән иде, һәм, ниһаять, кабаттан уздыру мөмкинлеге пәйда булды. Татарстан Республикасы киносы көннәре татар мәдәнияте белән якынрак танышырга мөмкинлек бирә. Урал тамашачылары «Әпипә» музыкаль комедиясен, «Исәнмесез» мелодрамасын, «Сөмбел» һәм «Байгал» драмаларын күрделәр. Барлык фильмнар да рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелде.

«Свердловск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында күптән ышанычлы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, – дип ассызыклады Свердловск өлкәсе Мәдәният министры урынбасары Роман Дорохин. – Татар мәдәнияте эмоциональлеге, эчкерсезлеге һәм җылылыгы белән аерылып тора».

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий