«Ут белән уйнамаска!»

14 нче мартта Буа районының ял итү үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Ут белән уйнамагыз» куркынычсызлык дәресләре уздырылды.

Еш кына гадәттән тыш хәл сәбәпчеләре һәм корбаннары булып балалар тора. Аларның күбесе ут һәм ут куркынычлыгы булган кирәк-яраклар белән эш итүдә җитәрлек белем һәм тәҗрибәгә ия түгел. Балалар үз гамәлләренең аяныч нәтиҗәләрен төзәтә белми. Шуның өчен гадәттән тыш хәлләрдә балалар үзләрен дөрес тотсын өчен, аларны куркынычсызлык кагыйдәләренә мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәтә башлау зарур.

Шушы бурыч белән оештырылган чарага гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәте әгъзалары килде: җитәкче урынбасары Раил Галимов, коткаручы-фельдшер Людмила Перова һәм коткаручы Руслан Сабирҗанов.

Чара ахырында балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре темасына багышланган «Приключения Зины и Кеши в метрополитене» мультфильмы күрсәтелде.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий