Венгрия киносы көннәренә багышланган матбугат очрашуына чакырып калабыз

Хөрмәтле матбагачылар!

7 нче декабрь 11:00 сәгатьтә Казандагы Венгрия Генераль консуллыгында (Спартаковская урамы, 6 нчы йорт; 5 нче кат) Венгрия киносы көннәрен уздыруга багышланган матбугат очрашуы уза.

Кино көннәре барышында, Казан тамашачысына Венгрия кинематографиясенең соңгы елларда төөшерелгән иң яхшы эшләре тәкъдим ителәчәк. Бу фильмнар Венгриядән читтә дә билгеле. Венгрия киносы көннәре 13 нче декабрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр «Мир» кинотеатрында уза.

Мәдәни чараның әһәмияте һәм мәдәният әңгәмәсе үзенчәлекләре хакында катнашучыларга Казанда Венгриянең генераль консулы Адам Шифтер һәм «Татаркино» дәүләт мәдәни оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова сөйләячәкләр.

Матбугат очрашуында катнашырга теләүчеләр өчен теркәлү pr@tatarkino.ru электрон адресы аша уздырыла.

Көтеп калабыз!

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий