Венгриянең Казандагы генераль консулы: «Татаркино» белән безнең проектларыбыз тагын да зур уңышларга ирешәчәк»

13 нче декабрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр «Мир» кинотеатрында Венгрия киносы көннәре узачак. Кино көннәре барышында, Казан тамашачысына Венгрия кинематографиясенең соңгы елларда төшерелгән иң яхшы эшләре тәкъдим ителә. Фильмнар Венгриядән читтә дә билгеле.

«Венгрия киносы көннәре сыман мәдәниятара проектлар безнең өчен бик өметле, - дип билгеләп узды Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер. – Безнең кинематография бай һәм соңгы елларда зур адымнар белән үсеш кичерә. Бүгенге көнгә кадәр Казанда Венгрия киносын күрсәтү уңышлы узмады. Узган елны ук моның өчен махсус «Мир» кинотеатры сыман махсус мәйдан кирәклеген аңладым. Венгрия киносы көннәре «Татаркино» белән берлектә уздыра торган соңгы чарабыз түгел: без 2019 нчы елга күп кызыклы проектлар әзерләдек, хәзер алар «Татаркино» белән тагын да зур уңышларга ирешәчәк. Казан тамашачысына безнең тарафтан әзерләнгән фильмнар сайланышы ошар дип өметләнеп калам».

Казанда беренче мондый чара үз эченә дүрт төрле жанрдагы фильмнарны берләштерә. Ачылыш көнендә актаклы Венгрия режиссеры Марта Месарошның «Аврора Бореалис: Северное сияние» драмасы күрсәтеләчәк. Фильм Чикаго Халыкара фестивалендә тамашачы мәхәббәте бүләген яулаган.

Шулай ук Казан тамашачысына режиссер Ференц Тёрёкның «1945»  хәрби драмасы, Аттила Даргаиның дөньякүләм билгеле «Лисёнок Вук» мультфильмы һәм режиссер Габора Эрендиның «Кинчем, моё сокровище» маҗаралы мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

Венгрия киносы көннәренең һәр күрсәтүенә керү бушлай булачак.

***
«Мир» кинотеатрында Венгрия киносы көннәренең тулы программасы:
 
13 нче декабрь, 19.20 – АВРОРА БОРЕАЛИС: СЕВЕРНОЕ СИЯНИЕ
Венгрия, 2017, 104 мин., реж. Марта Месарош

14 нче декабрь, 18.30 – 1945
Венгрия, 2017, 91 мин., реж. Ференц Тёрёк
 
15 нче декабрь, 12.50 – ЛИСЁНОК ВУК
Венгрия, 1981, 79 мин., реж. Аттила Даргаи
 
16 нчы декабрь, 19.00 – КИНЧЕМ – МОЁ СОКРОВИЩЕ
Венгрия, 2017, 121 мин., реж. Габор Херенди.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий