XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале барышында уздырылачак кино проектлары Питчингына гаризалар кабул итү игълан ителә

1 нче март көнне XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале барышында уздырылачак кино проектлары Питчингына гаризалар кабул итү эше башланып китте.

Питчинг – белгечләр берләшмәсе һәм халык алдында үз кино проектыңны тәкъдим итү һәм аны яклау (сценарий / сценарий гаризалары – синопсислар). Питчингның дәрәҗәсе – халыкара, ә димәк, катнашу өчен гаризаларны башка ил кинематографлары да тапшыра ала дигән сүз. Фестиваль дирекциясе хәбәр итүенчә, үз катнашуларын бүгенге көндә Төркия, Казакъстан һәм Мисыр катнашучылары белдергән инде.

«Мондый проект Татарстанда әле беренче мәртәбә генә уздырылачак. Питчингның нәтиҗәсе булып, башка ил студияләре белән анда тәкъдим ителгән проектларны тормышка ашыру эше торыр дип уйлыйм. Ахыргы җитештерү нәтиҗәсе Татарстанда эшләнергә тиеш, яки Татарстан белән берлектә – бу эшнең иң төп юнәлеше. Мондый хезмәттәшлекнең безнең төбәк кинематографиясен үстерү һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгара алуына ышанам», - дип белдерде КХМКФ башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Шунысы да игътибарга лаек: кино проектлары Питчингы KazanSummit белән берлектә уздырылачак. Мондый алым хезмәттәшләр һәм инвесторларны җәлеп итү өчен яңа киңлекләр ача.

XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале барышында уздырылачак кино проектлары Питчингының оештыручылары: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татаркино» дәүләт мәдәният оешмасы, Татарстан Республикасын инвестицион үстерү агентлыгы, Рәсәй кинематография берләшмәсе.

Питчингка проектларны алдан сайлап алу эшен сайлап алу комиссиясе башкарачак. Аның составына Батыр Баишев – режиссёр, Рәсәй кинематография берләшмәсе әгъзасы, Юлия Әхмәтҗанова – Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение кафедрасы өлкән укытучысы, Александра Латышева – «Татаркино» җитештергән фильмнарны үстерү бүлеге белгече, Рәсәй дәүләт сәхнә сәнгате институтының чыгарылыш шәкерте.

Катнашу өчен «Тулы метражлы нәфис фильм» бүлегенә кинематограф гаризалары кабул ителә – тулы метражлы нәфис фильмнарның рус яисә инглиз телендәге синопсислары, яки сценарийлары.

Гаризалар кабул итү эше 2019 нчы елның 1 нче апреленә кадәр озынайтыла. Сайлап алу комиссиясе тарафыннан тупланган катнашу бите Белгечләр берләшмәсенә тәкъдим ителәчәк. Проектларны яклау 25 нче апрель «Казань Экспо» залында үткәрелә.

Гаризалар тапшыру һәм Питчингта катнашу бушлай.

Питчинг кагыйдәләре һәм катнашу өчен гариза үрнәге www.kazan-mfmk.com сайтында урнаштырылган.

Гаризалар pitching@tatarkino.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий