XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленә журналистлар аккредитациясе

Хөрмәтле журналистлар!

2019 нчы елның 24 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр Казан шәһәрендә XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Юбилей фестивале мәркәзебез Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Рәсәй – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлектә уздырыла.  Быел мөселман киносы фестивале KazanSummit эшлекле җыены барышында уза.

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 нче елдан башлап уза. Фестивальне башлап җибәрүдә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы зур өлеш керткән. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) үз иле һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».


Фестивальнең оештыру комитеты «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аккредитацияләү эшен башлап җибәрә.


1. Аккредитация алдан җибәрелгән гариза буенча үткәрелә. Гаризада һәрбер гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиленең басма чыганак, фамилия, исем һәм әтисенең исеме (тулысынча), туу вакыты, элемтә мәгълүматлары (телефон номеры һәм электрон почта адресы) урын алырга тиеш.

2. Аккредитациягә гаризаларны shigabetdinov.pr@gmail.com электрон адресы буенча 2019 нчы елның 22 нче апреленә, 23:00 сәгатькә кадәр җибәрү шарт.

3. Аккредитация фестивальнең барлык матбугат чараларында катнашуга хокук бирә. Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналарына аккредитация шартлары соңрак хәбәр ителәчәк.


4. Аккредитация бите башка әгъзаларга бирелми, югалган очракта кире төзәтелми.


5. Кирәк очракта, матбугат хезмәте гаммәви мәгълүмат чарасы җитәкчесенең (баш мөхәррир) имзасы белән оешма мөһере артыннан бит гаризасын сорап алырга мөмкин.

 

Аккредитацияләү хезмәте җитәкчесе — Лиана Абзалова, тел.: 89372850121, эл. почтасы: liana2508@inbox.ru

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий