XV Казан кино фестиваленең бәйге битенә 55 фильм кертелгән

2019 нчы елның 24 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр Казан шәһәрендә узачак XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйге программасында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле булды. Кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе карары нигезендә фестивальнең бәйге битенә 55 фильм кертелде: тулы метражлы нәфис, кыска метражлы нәфис, тулы метражлы документаль һәм кыска метражлы документаль кино номинацияләренә 10 фильм, шулай ук Татарстан җитештергән яисә Татарстан режиссёры төшергән иң яхшы фильмнарны ачыклаган «Милли бәйге» киносына 15 фильм сайлап алынган.

Быел фильм-катнашучылар географиясе гаҗәп киң: Ауропа илләре (Франция, Германия, Сербия, Португалия, Исландия, Босния һәм Герцеговина), Рәсәй, БДБ илләре (Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗыйкстан, Әрмәнстан һ.б.), АКШ, Төркия, Иран, Көньяк Азия илләре (Непал, Әфганстан, Бангладеш), Африка (Кения, Марокко, Мисыр) һ.б.

Төп бәйге номинацияләренең берсе исәпләнгән «Тулы метражлы нәфис фильм» бүлегенә Татарстаннан да бер лента кертелгән – Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмы. Татарстан режиссёры Ләйлә Сәләхетдинованың «Овертайм» фильмы «Кыска метражлы нәфис фильм» бүләгенә дәгъва кылачак. Танылган режиссёр Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмы «Тулы метражлы документаль фильм» бүләге өчен көрәшә алачак.

Тамашачы өчен аерым кызыксынуга ия «Милли бәйге» исемлегенә 15 төрледән-төрле жанрдагы Татарстан фильмнары сайлап алынган: Алексей Барыкинның тулы метражлы «Водяная» нәфис фильмыннан алып, Сергей Киатровның «Семь жемчужин» анимацион лентасына кадәр.

XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйге фильмнары исемлеге фестивальнең рәсми сайтына kazan-mfmk.com эленгән.

Искәртеп узыйк, комиссия составына кино белгече Сергей Лаврентьев (рәис, программа җитәкчесе), Нәргиз Нуриева, Сергей Анашкин (Рәсәй), Светлана Слапке (Германия), Бөтсүрән Түүмән Үлзиит (Монголия) һәм тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Рәсәй Ислам университеты профессоры Тимур Шәйхуллин кертелгән.

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 елдан башлап уза. Фестивальне башлап җибәрүдә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы зур өлеш керткән. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) үз иле һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий