XV Казан кинофестивале жюри эшчәнлегендә дөньяның 10 иленнән вәкилләр катнашачак

2019 нчы елның 24 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр Казан шәһәрендә узачак XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составы ачыкланды. Фестивальнең бәйге программасын дөньяның 10 илен тәкъдим иткән танылган кинематографлар бәяләячәк. Жюри әгъзалары Даниядән алып, Көньяк Кореягә кадәр таралганнар.

2019 нчы елның жюри рәисе итеп казакъ режиссёры, сценарияләр авторы, актер һәм продюсер, «Ника» Рәсәй кинематография сәнгате академиясе академигы Сәрик Апрымов сайланды. Жюри составына сценарияләр авторы, кино тәнкыйтьчесе һәм режиссер Зөһрә Замани (Иран), сценарияләр авторы, продюсер һәм режиссер Йован Маркович (Сербия), кино белгече Хонг Санг Ву (Көньяк Корея), кино продюсеры, режиссёр, «Религия сегодня» кино фестивале җитәкчесе Андреа Морген (Италия), язучы, кино продюсеры, документаль фильмнар режиссёры Соня Вестерхольд (Дания), режиссёр, сценарияләр авторы Мәхмүт Баһадир Әр (Төркия),  кино режиссёры, сценарияләр авторы, актёр, кино  тәнкыйтьчесе Әмр Сәет Хәсән Әрафа (Мисыр),  режиссёр, кино тәнкыйтьчесе, сценарияләр авторы Җәүдәт Тизлек (Босния һәм Герцеговина) кертелде.

Хөкемдарлык төркеменә Рәсәйне тәкъдим итүче бердәнбер әгъза итеп кино белгече, «Россия» телеканалының документаль фильмнар режиссёры, РФ кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре Гильдиясе әгъзасы Эвелина Гурецкая сайланды.

Белгечләргә бәйге программасының 55 фильмын төп дүрт номинация буенча ачыкларга кирәк булачак: тулы метражлы нәфис, кыска метражлы нәфис, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль кино, шулай ук Татарстан җитештергән яисә Татарстан режиссёры төшергән иң яхшы фильмнарны ачыклаган «Милли бәйге» киносы.

Исегезгә төшерик, Казан кино фестиваленең юбилей программасына дөньяның 44 иленнән 400дән артык фильм теркәлде. Шулар арасыннан 38 фильм Татарстан җитештергәне.

Хәзерге вакытта сурәтләр сайлап алу комиссиясе тарафыннан тикшерү узалар. Комиссия составына кино белгече Сергей Лаврентьев (рәис, программа җитәкчесе), Нәргиз Нуриева, Сергей Анашкин (Рәсәй), Светлана Слапке (Германия), Бөтсүрән Түүмән Үлзиит (Монголия) һәм тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Рәсәй Ислам университеты профессоры Тимур Шәйхуллин кертелгән.

XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйге фильмнары исемлеге фестивальнең рәсми сайтында kazan-mfmk.com март ахырында бастырылачак.

***

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 елдан башлап уза. Фестивальне башлап җибәрүдә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы зур өлеш керткән. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) үз иле һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий