XVII Казан кинофестивале фильмнарына дубляж ясау буенча эш башланды

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп номинациясендәге фильмнарга тәҗрибәле белгечләр командасы тарафыннан рус теленә дубляж ясалачак. Әлеге эш бу атнадан башлана, дип хәбәр итте «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

«Бездә дубляжның ике төре бар: беренчесе – инглиз телендә субтитрлар белән жюри өчен, икенчесе – тамашачыларга күрсәтү өчен. Бу эш кино сөючеләргә уңайлы булсын дип эшләнә, чөнки һәр кеше дә рус телендә титрлар укырга өлгерми», - дип билгеләп үтте Миләүшә Айтуганова.

Кинофестивальнең дирекциясе тарафыннан «Тулы метражлы уен фильмнар» конкурсының төп номинациясендәге кинотасмаларга дубляж ясауны оештыру турында карар кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, бу номинациягә 10 картина кергән иде. Рус телле дубляж чит ил фильмнары өчен генә оештырылачак.

«Безнең Казан мөселман киносы фестиваленең төп конкурсында тәкъдим ителгән фильмнарны дубляжлау буенча зур эш тәҗрибәбез бар. Моның белән 2017 елдан бирле шөгыльләнәбез. Бу эштә узган ел пандемия һәм кинофестивальне онлайн режимда оештыру белән бәйле рәвештә тәнәфес булды», - дип сөйләде «Татаркино» оешмасының кинофестивальләр һәм киночаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Светлана Говорунова.

Фильмнарны рус теленә тәрҗемә итүне һәм тавышландыруны Казанда кирәкле техника белән җиһазландырылган профессиональ студиядә тәҗрибәле команда башкара. Иң башта тәрҗемә ясала, шуннан соң тавыш яздыру өчен рольләргә туры килерлек актерлар сайлап алына.

«Бу бик күләмле эш, ул кыска вакыт – бер айга эчендә башкарылырга тиеш, - диде Светлана Говорунова. – Күләмле булса да, әлеге хезмәт кызыклы, без аны яратабыз, ул иң иҗади эшләрнең берсе. Асылда, дубляж актеры һәм кадрда эшләүче актер бер-берсеннән әллә ни аерылмый».

Исегезгә төшерәбез, XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Кинофестивальнең шорт-листына 5 номинациядә 50 фильм керде. Быел конкурска дөньяның 45 иленнән барлыгы 600гә якын гариза килгән.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий