XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланырга 10 көн калды

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланырга 10 көн калды. 2022 нче елгы фестиваль Казанда 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

КХМКФ-2022 регламенты нигезендә, фестивальдә катнашу өчен үз фильмын тәкъдим итәргә теләүчеләр бу хакта дирекциягә рәсми рәвештә 2022 елның 1 июненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башына төгәлләячәк, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк. Фестивальнең шорт-битен формалаштыру өчен түбәндәгеләр җаваплы: сайлап алу комиссиясе рәисе, тарихчы, сәнгать белгече, Яңа мәдәният институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең мәдәниятара диалог практикаларын һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторы Нина Кочеляева (Россия), фәлсәфә һәм сәнгать белеме докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркиянең мәдәният һәм кино турындагы мәкаләләр авторы, «Евразия Глобаль Коннектинг» агентлыгы генераль директоры Светлана Слапке (Германия). Шулай ук сайлап алу комиссиясе эшчәнлегенә филология фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Россия Ислам Институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин да кушылды.

Сайлап алу комиссиясе тарафыннан кабул ителгән фильмнар фестивальнең төп конкурс афишасына керәчәк. Традицион конкурс программасыннан кала, тамашачыларны конкурстан тыш һәм параллель программалар да көтә.

Конкурстан тыш программа тамашачыларга Россиянең уен, документаль һәм анимацион киносының иң яхшы үрнәкләрен, ретроспектив һәм тематик программаларны тәкъдим итәчәк.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, бу фестивальнең төп акценты Россия мөселманнары өчен мөһим датага - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга ясалачак.


***

Казан мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Беренче фестиваль Россия мөфтиләре Советы, РФ мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә оештырылды.

Фестиваль кинематографистларның дәрәҗәле форумы статусына ия булды, Казанның мәдәни тормышының аерылгысыз атрибутына әйләнде. Мәдәни башкала буларак Казан шәһәренең имиджын ныгытуга ярдәм итүче чара дәрәҗәсен алды. булды. Исегезгә төшерәбез, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Кинофестивальгә гаризалар кабул итү 1 февральдә башланды һәм 1 июньдә төгәлләнәчәк. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында тәмамлаячак, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.




Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий