Яңа ел дөньясына сәяхәт

Яңа ел бәйрәме якынлаша, ә һәрбер бала тылсымлы бәйрәм алдыннан ниндидер олы могҗиза көтә. Бүген, 29 нчы декабрь, «Татаркино» дәүләт мәдәни оешмасы белән «Мамино сердце» хәйрия фонды оештырган Яңа ел бәйрәме чарасы күп балаларны нәкъ менә шундый бәйрәм могҗизасы белән шатландырды.

«Мир» кинотеатрында узган бәйрәмдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар әти-әниләре белән могҗиза тулы Яңа ел сәяхәтенә кузгалдылар. Бәйрәмне утыздан артык бала бушлай карый алды.

Мондый чаралар «Мир» кинотеатрында сирәк күренеш түгел: «Киртәсез кино» һәм тифлокомментарияле махсус күрсәтүләр хәйрия чараларының бер өлеше булып тора.

***

«Мамино сердце» - Татарстан Республикасы һәм Казан җирлегендә авыр тормыш хәлендә калган ялгыз аналарга, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятимнәргә, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итә торган хәйрия фонды.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий