Ямал-Ненец округында Татарстан киносы көннәре уза

6 декабрьдә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Салехард шәһәренең ОЦНК кинотеатрында Татарстан киносы көннәре башланды. Тамашачыларга «Сөмбел» фильмы күрсәтелде. Традиция буенча, соңыннан кинотасманың иҗат командасы белән фикер алышу узды.

Кичәнең кунаклары – фильмның төп герое Динар Хөснетдинов - Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры һәм «Татаркино» вәкиле Эльмира Бәйрәмова.

Эльмира Ирек кызы Татарстан Республикасында милли кинематографның үсеше турында сөйләде, шулай ук Ямал-Ненец округында Татарстан киносы көннәрен оештыручыларга кунакчыллыклары өчен рәхмәтен белдерде. Динар, үз чиратында, фильмга бәйле кызыклы хатирәләре белән уртаклашты һәм Әнгам Әтнабаевның шигырен сөйләде.

Шулай ук Татарстан киносы көннәре кысаларында, 11 декабрьдә 14:00 сәгатьтә «Татаркино» һәм Казахстанның уртак проекты - «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий