Яр Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты укучылары «Без – 41 ел балалары» фильмын җылы кабул иттеләр

4 февральдә Яр Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты тарихында беренче тапкыр «Без – 41 ел балалары» фильмының режиссеры Әмир Галиәскәров белән иҗади очрашу узды.

Фильм танылган татар язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәренә нигезләнгән. Повесть мәктәп программасына кертелгән, шуңа күрә Татарстанда яшәүчеләрнең һәрберсенә диярлек таныш. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмерләр, педагогика көллияте укучылары тормышы тасвирлана.

Очрашуны «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасының Яр Чаллыдагы филиалы методисты Раушания Романова алып барды.

Фильм барышында залда тулаем тынлык иде. Вакыт-вакыт кына, иң күңелсез мизгелләрдә, укучыларның авыр сулап куюы ишетелде. Фильм балаларны уйланырга, борчылырга мәҗбүр итте һәм игътибарларын яулап алды.

Иҗади очрашу вакытында Әмир Галиәскәров тамашачыларга Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнеп фильм төшерү идеясенең ничек тууы, сценарий язылу, актерларга кастингның ничек барганлыгын сөйләде.

Режиссерның сүзләре тамашачыларны битараф калдырмады. Алар кунакка бик күп кызыклы, хәтта катлаулы сораулар бирделәр.

Очрашу азагында мәгариф учреждениесе директоры Ф.В. Әюпова Әмир Галиәскәровка искиткеч фильм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм иҗади уңышлар теләде.

Тамашачылар - Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучылары һәм укытучылар коллективы - шундый яшь һәм сәләтле кеше белән аралашудан зур ләззәт алдылар.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий