Ырынбурда Татарстан киносы көннәре аншлаг җыйды

2 нче һәм 3 нче мартта Ырынбурда Татарстан киносы көннәре узды. Тамашачылар хозурына 3 Татарстан нәфис фильмы тәкъдим ителде: «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров), «Корыч» (реж. Илфат Камалиев) һәм «Айсылу» (реж. Рөстәм Рәшитов).

Чара «Туган Тел» милли-мәдәни берәмлеге һәм Ырынбур шәһәр җирлеге җәмгыять оешмасы үтенече белән «Татаркино» мәдәният оешмасы тарафыннан оештырылды. Чарада Ырынбур өлкәсе мәдәният һәм тышкы элемтәләр министрлыгының мәдәният, сәнгать һәм мәгариф сәясәте идарәсе җитәкчесе Виталий Зимаков катнашты. Аннан тыш, чарада «Татаркино» әгъзасы Фәридә Зиннәтова, «Мулла» фильмының режиссеры һәм баш рольне башкаручы Рамил Фазлыев, «Корыч» фильмы режиссёры Илфат Камалиев булды.

Ырынбур тамашачысына татар фильмнарын туган телдә рус субтитрлары белән күрсәттеләр. Күрсәтүләрдән соң, иҗади очрашулар узды. Очрашулар вакытында, тамашачылар сурәт авторларына үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий