Үзбәкстанда "Сөмбел" фильмын күрсәтәчәкләр

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Үзбәкстан шәһәрләрендә “Сөмбел” фильмын күрсәтәчәкләр.

7-8 март көнне Үзбәкстанда Татарстан белән Үзбәкстанның уртак проектын - “Сөмбел” фильмын карап булачак. “Үзбәккино” милли агентлыгы хәбәр итүенчә, хатын-кызлар өчен фильм бушлай күрсәтеләчәк. Кинотеатрлар исемлеге: https://telegra.ph/Sumbul-03-05

«Сөмбел» фильмы популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк булалар, аларның балалары туа. Әмма Булат мәхәббәтенә хыянәт итә. Хыянәтне кичерә алмаган Сөмбел нәни улы белән Бохарага китеп бара. Арслановларның икенче уллары - Булатның бертуганы Байрас та Сөмбелгә гашыйк. Ул яшь хатын артыннан Бохарага китә. Булат ялгышын аңлый, әмма соң була.
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий