«Зинһар өчен, яз инде миңа «Диләфрүзгә дүрт кияү» әсәрендәге кебек роль»...

«Кино+Театр» акциясе кысаларында, 3 апрель көнне «Мир» кинотеатрында казанлыларга «Бабайлар чуагы» спектакле күрсәтелде.

Тамашачылар белән очрашуга Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты , Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева килде.

Наилә ханым үз вакытында Илгиз Зәйниевка «Бабайлар чуагы» әсәрен иҗат итәргә этәргеч бирүе турында сөйләде: 

«70 яшем тулганда берәр яңа спектакльдә уйныйсы иде дип, дип хыялланып йөрдем дә, Илгиз Зәйниевка мөрәҗәгать иттем. Мин әйтәм, зинһар өчен, яз инде миңа «Диләфрүзгә дүрт кияү» әсәрендәге кебек роль, әлбәттә, анда яшьләр, син шуларны картларга алыштырып куй. Миңа гашыйк итәрлек булсын. Илгиз уйлап карарга сүз бирде һәм сезон башында театрга шушы әсәрне китерде. Насыйп булгач, юбилеемда уйнадым». 

Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» – лирик комедия. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә.       

«Минем өчен әлеге әсәрдә минем яшьтәшләрем, минем бергә иҗат иткән артистларым – Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, арабыздан киткән Ирек Баһманның булуы аеруча кадерле. 80 яшьлек юбилеемда да шушы спектакльне уйнавыбызны сорадым», - диде Наилә ханым. 

Ул тамашачыларга барлык элеккеге спектакльләрне күрергә насыйп булуын һәм «Кино+Театр» акциясенең дәвамлы булуын теләде.

b423b9f1-caee-4490-b11a-db8e457c33be.jpg

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий