"Татарстан кинематографиясе тарихы" даими музей экспозициясендә беренче экскурсия

"Татаркино"да Татарстан кинематографиясенең күпкырлы тарихына багышланган даими музей экспозициясендә беренче экскурсия узды. Аны башкаланың бер оешмасы хезмәткәрләре өчен "Татаркино" белгече Лилия Кашапова үткәрде. Ул кинопрокат һәм милли кинематография тарихы турында җентекләп сөйләде.

Килүчеләр сирәк очрый торган оригиналь фотосурәтләр һәм афишалар, фильмнар, документлар һәм киноаппаратураны күрделәр. Архив афишаларыннан билгеле булганча, төрле елларда үзен башкача атаган "Татаркино" оешмасы чит илләрдән, союздаш республикалардан булган кино фестивальләре һәм мультфильм фестивальләре үткәргән.

"Алтын минбар" Казан халыкара кинофестиваленә багышланган экспозиция, әлеге абруйлы кино конкурсының күп санлы кунаклары һәм җиңүчеләргә бирелгән оригиналь статуэтка-бүләкләр кунакларда аеруча кызыксыну уятты.

Экскурсия режиссер Илшат Рәхимбай төшергән беренче "Әпипә" татар музыкаль комедиясы фильмы белән тәмамланды.

Сезне "Татарстан кинематографиясе тарихы" экспозициясенә экскурсиягә чакырып калабыз. Тулы мәгълүмат алу һәм гаризаны рәсмиләштерү өчен 8 (843) 273-14-32 телефоны аша мөрәҗәгать итегез яки электрон почтага языгыз tatarkino2007@mail.ru

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз