«Мир» кинотеатрында «Алтын көз»: музыка һәм кино бәйрәменә чакырабыз

1 октябрь, Халыкара өлкәннәр көнендә, "Татаркино" 12.00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрына "Алтын көз" бәйрәм чарасына чакыра.

Алып баручылар - Светлана Говорунова һәм Рәисә Харисова – җылы атмосферада таныш җырлардан торган тулы программа әзерләделәр.

Программада:

Зур экраннан караоке. Композитор Александр Зацепинның кинодагы хитларыннан яраткан җырларыбызны бергә җырларбыз. Совет кинематографиясенең алтын фонды чорына музыкаль сәяхәт ""Алтын минбар" Казан халыкара кинофестивале кайтавазы" программасы кысаларында узачак.

Музыкаль композицияләр:

«Песенка о медведях» («Кавказская пленница»)

«Разговор со счастьем» («Иван Васильевич меняет профессию»)

«Звенит январская вьюга» («Иван Васильевич меняет профессию»)

«Куда уходит детство» («Фантазии Веснухина»)

«Если б я был султан» («Кавказская пленница»)

«Остров невезения» («Бриллиантовая рука»)

«Песня про зайцев» («Бриллиантовая рука»)

«Помоги мне» («Бриллиантовая рука»)

«Есть только миг» («Земля Санникова»)

Музыкаль программадан соң «Царевна-лягушка» фильмы күрсәтеләчәк. Буада бер бака яшәгән, ул әкиятләрне ишетеп, чыннан да патшабикә булырга теләгән. Беркөнне аның буасына оча... Юк, ук түгел - гольф тубы. Аны тотып, бака Василиса исемле гүзәлгә әйләнә, һәм бу әкиятнең башы гына әле!

Кадерле өлкәннәребезне бу көнне безнең белән үткәрергә чакырабыз.

Кайчан: 1 октябрь, 12.00 сәгатьтә башлана.

Кайда: "Мир" кинотеатры (Достоевский урамы, 30).

Керү ирекле, алдан теркәлү сорала: https://kinoteatr-mir.ru/release/10082306?date=2026-10-01

Сезне «Мир» кинотеатрында көтеп калабыз!

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз