11 июньдә "Мир" кинотеатрында травматолог белән очрашу узды
"Мир" кинотеатрында табиб белән "Сак булыгыз, җәй килде!" темасына очрашу узды. Анда травматолог-ортопед Дмитрий Марсов җәй сезонында, халыкның актив ял вакытында җәрәхәтләрнең иң еш очрый торган төрләре турында сөйләде.
Очрашу ачык диалог форматында булып теләгән һәркем табибка үзенең кызыксындырган сорауларын бирә алды.
Авырудан соң торгызу медицинасы клиникасы һәм "Татаркино" ярдәме белән оештырылган очрашуда модератор булып Светлана Говорунова чыгыш ясады.
"Мир" кинотеатрындагы чара җәйнең ял итү вакыты гына булып калмыйча, ә үзеңне саклау кирәклегенең мөһим икәнлеген искәртү дә булды.