13 майда "Яз һәм Җиңү җырлары" чарасы узачак

"Мир" кинотеатрына Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган "Яз һәм Җиңү җырлары" чарасына чакырабыз.
Программада билгеле булган иң яхшы язгы һәм патриотик җырлар "Журчат ручьи", "Журавли", "Когда придет весна" башкарыла. Зур экранда караоке форматында тамашачылар һәркемгә балачактан ук таныш булган яраткан җырларын җырлый алачак.
Алып баручылар - Светлана Говорунова һәм Рәисә Харисова, "Татаркино" кинофестивальләрен һәм кино чараларын оештыру бүлеге белгечләре.
Музыкаль өлештән соң сезне Эммануил Казакевичның «Двое в степи» ("Далада икәү") повесте һәм Константин Симоновның хәрби көндәлекләре нигезендә төшерелгән «Дорога на Берлин» ("Берлинга юл") хәрби драмасы көтә. Кинолента 1942 елның җәе вакыйгаларына кертә. 20 яшьлек элемтә офицеры Огарков приказ ала: аеруча мөһим йөкләмә китерү. Тәҗрибәсезлеге аркасында яшь лейтенант уңышсызлыкка дучар була һәм сугыш чоры законнары буенча атып үтерүгә хөкем ителә.
Хөкем карары чыгарылганчы, Огарковны турыдан-туры солдат Джурабаев күзәтүенә бирәләр. Ләкин немецларның көтелмәгән һөҗүме икесен дә чолганышта калып чыгарга мәҗбүр итә. Шулай итеп, көннән-көн аларның дошманлыгы әкренләп дуслыкка әверелә.
Кайчан: 13 май 15.00 сәгатьтә.
Чарага керү теркәлү буенча ирекле:
https://kinoteatr-mir.ru/release/10076082?date=2026-05-13